ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның баш токсикологы Арчага агуланган яшүсмерләр янына киткән

5 октябрь 2018, 18:29 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанның баш токсикологы Арчага агуланган яшүсмерләр янына киткән Агуланган пациентлар – барысы да педагогика көллиятенең 17 яшьлек студентлары.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина Арча районы хастаханәсенә киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Белгеч агуланган яшүсмерләрнең бөтен анализларын тикшерәчәк һәм аларны дәвалауны шәхсән контрольдә тотачак. Хастаханәгә салынган пациентларның барысы да 17 яшьлек кызлар. Аларның хәле тотрыклы», – диделәр ведомствода.

  • Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән идек.

"Татар-информ"ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Шуннан соң үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10