news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министры бүгенге көндә укытучы булып эшләү җиңел түгел дип саный

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укытучыга карата таләпләр арта.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәзерге заман укытучыларына эшләү җиңел булмавын әйтте.

«Бүгенге көн укытучыларына, әлбәттә, җиңел түгел. Заманалар, идеология үзгәрде. Элекке шикелле Ленинның әсәрләрен укып, конспектлаштырулар, пионер, комсомоллар кебек әйберләр хәзер юк. Алар халыкны кечкенәдән тәрбиягә юнәлдергән чаралар иде. Шундый идеология бар иде. Хәзерге иректән дөрес файдалансыннар иде», — диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укытучыга карата таләпләр арта.

«Әлбәттә, укытучыларга булган иң зур таләпләрнең берсе — балаларны ярату. Яратмаса, ул укытучы була алмый. Ә хәзер хәзерге вакытта таләпләр арта. Шушы үзгәргән заманда укытучы Советлар союзындагы кебек кала алмый. Аны да дөнья үзгәртә. Үзгәргән чорда кыйблаңнан тайпылмыйча, сайлаган һөнәрне, балаларны яратып, әти-әниләрне хөрмәт итеп эшләү кирәк», — диде ул.

Бүген «Тәртип» радиосының «Тәртипле иртә» тапшыруында Халыкара укытучылар көненә багышланган туры эфир булды. Анда Татарстан мәгариф һәм фән министры катнашты

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100