news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Таҗетдин Петербургтагы теракттан соң экстремизм белән көрәшне көчәйтергә чакыра

Соңгы мәгълүматлар буенча, Перербургтагы теракт 14 кешенең гомерен өзде. Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Петербург метросындагы теракт сәбәпле, кайгы уртаклашты, ул экстремизм һәм терроризм белән көрәшне көчәйтергә чакырды. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Санкт-Петербург метрополитенында булган мәсхәрәле терроризм акты сәбәпле, Сезнең һәм петербурглыларның тирән кайгы хисләрен уртаклашуымны җиткерәм", - диелгән баш мөфтинең Россия президенты Владимир Путинга юлланган хатында. Ул оешма сайтында басылган.

Т.Таҗетдин илдә цивилизацияара һәм динара ызгыш чыгаруга омтылыш булган әлеге явыз актны мөселман җәмгыятенең кискен гаепләвен белдерә. "Әлеге коточкыч фаҗига алдында экстремизм һәм терроризмга каршы ватандашларыбызның көчләрен ныграк берләштерергә чакырабыз", - дип яза Т.Таҗетдин.

Искәртеп үтик, 3 апрельдә 14 сәгать 40 минут тирәсендә Санкт-Петербургта "Технология институты" һәм "Сенная мәйданы" станцияләре киселешендә поезд вагонында шартлау булды. Соңгы мәгълүматлар буенча 14 кеше һәлак булды. Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100