news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның оныклары «Зөләйха» фильмын төшерүчеләргә дәгъва белдерә

Россия империясенең 1886-1915 еллардагы мөфтиен фильмда арестантлар исемлегенә керткәннәр.

Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның оныклары «Зөләйха» фильмын төшерүчеләргә дәгъва белдерә
архив

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия империясенең бишенче мөфтие булган Мөхәммәдьяр Солтановның оныгының кызы, Азнакайда яшәүче Ләлә Йосыпова һәм аның балалары ерак бабаларының исемен «Зөләйха» фильмында арестантлар исемлегендә яңгыратуга дәгъва белдерә. Бу хакта ул «Татар-информ» журналистына әйтте.

  • «Россия» каналындагы «Зөләйха» сериалында арестантлар исемлегендә татар дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре исемнәре яңгырады. Равил Гайнетдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Тәлгать Таҗетдин исемнәре белән бергә 1886-1915 елларда Россия империясендә мөфти булган Мөхәммәдьяр Солтанов исеме дә әйтелде. Татар җәмәгатьчелеге сериалдагы бу эпизодка дәгъва белдерде.

«Фильмны карап утырганда „Мөхәммәдьяр Солтанов“ дип ишеткәч, сискәнеп киттем. Ул гомер буе халык өчен тырышкан кеше, репрессияләргә эләкмәгән. Аны репрессяләнгән дип күрсәтү — ялган. Мин үзем гаделлек яклы кеше. Мондый ялганга ачуым да чыкты, күңелемә дә тиде», — диде Ләлә Йосыпова.

«Русское» кинокомпаниясенең генераль продюсеры Ирина Смирнова фильмда яңгыраган татар исемнәре очраклы рәвештә сайлап алынды дип аңлаткан иде.

«Очраклы түгел инде бу. Моны мөфтинең исемен пычрату өчен кулланганнар дип уйлыйм. Минемчә, бу татарга нәрсә дә ярый дип төкереп карау, кешегә санамау», — ди Ләлә Йосыпова.

Ләлә ханым хәзерге вакытта Азнакайда яши. Аның абыйсы Роберт Зарипов Мөхәммәдьяр Солтановның 1352 елдан бирле башланган шәҗәрәсен төзегән. «Мөхәммәдьяр Солтанов — әниемнең бабайсы. Ул Актаныш районыннан чыккан зур нәсел. Без аның белән горурланабыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100