Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният министры Милли китапханә фондына кергән китапның кире чыгарылмавын әйтте
Ирада Әюпова китапханәне музей һәм фәнни институт белән чагыштырды.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Милли музейның гадәти музейдан аерым булган үзенчәлеген атады. Милли музей фондына кергән китап кире чыгарылмый.
«Милли китапханәдә һәркем файдалана ала торган җәмәгать өлеше булу — яңалык. Җәмәгать китапханәләре өчен фондларны яңарту уртача биш ел тәшкил итә, ә милли китапханә китапларны фондтан чыгара алмый. Ул — үзенчәлекле функция. Милли китапханә һәрдаим эшләп торган китап музее, китапларны өйрәнүче фәнни институт булып тора», — дип сөйләде Мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханәдә.
Мәдәният министры сүзләренчә, максат — ике ресурсны берләштерү. Ул китаплар белән куллану мохитен булдыру һәм китап фондының мемориаль өлешен саклап калудан гыйбарәт.
Ирада Әюпова китапханәдә балалар өчен чараларның күп булуын ассызыклады. «Милли китапханәдәге кебек аралашу һәм белем алу мәйданнары барлык мәдәни оешмаларда булсын иде», — дигән теләген белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз