news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа», «Яңа гасыр»га милли рух үсешендә ышаныч белдерелә

«Матбугат органнары, мәдәният оешмалары милли-рухи халәтне саклау, милли татар мохитен үстерүдә тагын да камилрәк, үтемлерәк чаралар кулланып, бик зур өлеш кертә алырлар иде», — дип саный Марат Әхмәтов.

Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа», «Яңа гасыр»га милли рух үсешендә ышаныч белдерелә
tatarstan.ru

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мәдәният юнәлешендәге эшче төркемгә бурычлар билгеләде. «Мәдәният министрлыгын, „Татмедиа“, „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясен милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә», — диде ул беренче утырышта.

Марат Әхмәтов, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, иҗат берләшмәләре, социаль челтәрләр буенча эшче төркем җитәкчесе итеп, мәдәният министры Ирада Әюпованы тәкъдим итте. «Бу төркемдәге структура җитәкчеләре, сез үз юнәлешегездән аерым эш программасын булдырырга бурычлы», — ди ул.

«Матбугат органнары, мәдәният оешмалары милли-рухи халәтне саклау, милли татар мохитен үстерүдә тагын да камилрәк, үтемлерәк чаралар кулланып, бик зур өлеш кертә алырлар иде», — дип саный комиссия рәисе.

«Мәдәният министрлыгына, «Татмедиа»га, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә аерым мөрәҗәгать итәм. «Сезне милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә. Бик күп гамәли проектлар, отышлы программалар бар. Сүз дә юк, соңгы уньеллыкта татар мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. Иҗади конкурслар, фестивальләр, форумнар шул хакта сөйли», — диде Марат Әхмәтов.

Ул татар мәдәниятенә яңа сулыш, һәр татарга үтеп керерлек яңа күтәрелеш кирәклеген әйтте. Яңа проектлар эзләргә киңәш итте.

«Чыгымнар мәсьәләсендә сөйләшербез. Эш башкарганда, файдасы да югары булуын көтәргә кирәк. Күп кенә мәдәни чараларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына күчерү дә отышлы булыр иде. Чараларны бергәләп әзерләп үткәрү турында сүз бара», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100