news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Люкс машиналарына арест салынгач, алты татарстанлы 1 млн сум салым бурычын түләгән

Республика халкының бүгенге көнгә узган еллар өчен 1,9 млрд сум салым әҗәте җыелган.

Люкс машиналарына арест салынгач, алты татарстанлы 1 млн сум салым бурычын түләгән
Егор Никитин

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Люкс машиналарына арест салынгач, алты татарстанлы тулаем 1 млн сум милек салымы буенча дәүләткә бурычларын кайтарган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«Налог түләргә теләмичә кыйммәтле машинада йөрүчеләрнең транспортларына арест салу эше дәвам итә. Алты кешедән бюджетка бер миллион сум салым бурычы керде. Кыйммәтле транспортың була торып, салым түләргә теләмәү дөрес түгел дип саныйм», — диде Марат Сафиуллин.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы сүзләренчә, татарстанлыларның бүгенге көнгә узган еллар өчен 1,9 млрд сум салым әҗәте җыелган. Иң күбе транспорт салымы — 1 млрд 211 млн сум әҗәт. Республика халкының милек буенча — 363 млн сум, җир буенча — 321 млн сум әҗәте бар. Әлеге суммага 1 декабрьгә кадәр түлисе 2019 ел өчен исәпләнгән салым керми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100