news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга 7,9 млрд сум милек салымының 3,7 млрд сумын түлисе калган

2019 ел өчен милек салымнары 1 декабрьгә кадәр түләнергә тиеш.

Татарстанлыларга 7,9 млрд сум милек салымының 3,7 млрд сумын түлисе калган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд сум милек салымының 4,2 млрд сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның 3,7 млрд сумы түләнәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«2019 ел өчен физик затлар бюджетка 4 млрд 200 млн сум милек салымы кертте. Намуслы салым түләүчеләргә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Марат Сафиуллин. Аның сүзләренчә, узган ел да ноябрь уртасына салымнарның яртысыннан артыгы түләнгән булган.

2019 ел өчен милек салымнары күләме 7 млрд 900 млн сум исәпләнгән. Аның 4 млрд 400 млн сумы — транспорт салымы, 2 млрд 300 млн сумы — милек салымы, 1 млрд 200 млн сумы — җир салымы. Узган елгы салым җыю вакыты белән чагыштырганда, Татарстанда салым базасы 700 млн сумга арткан.

Марат Сафиуллин милек салымнарын 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген әйтте. 1 декабрьдән соң түлисе суммага көн саен пенялар исәпләнәчәк. Милке булып та, салым түләү турында белешмә алмаган гражданнарга салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Салым хезмәтенең бердәм телефоны: 8-800-222-2-222.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы пенсия алды яшендә булган гражданнар өчен быел милек салымына льгота кертелүен әйтте. 55 яшьтән олырак хатын-кыз, һәм 60 яшьтән олырак ир-ат берәр фатир, йорт, бүлмә, гараж яки машина урыны өчен салымнан азат ителгән. Мәсәлән, пенсия алды яшендәге кешенең бер йорты, бер фатиры һәм бер машина урыны бар икән, берсе өчен дә салым түлисе юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100