news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Любовь Авдонина коронавирус турында: Кешеләр бик иртә тынычлана башлады

Грипп сезоны вакытында битлек режимы сакланачак.

Любовь Авдонина коронавирус турында: Кешеләр бик иртә тынычлана башлады
Владимир Васильев

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кешеләр бик иртә уяулыгын югалта һәм коронавирус инфекциясен кисәтүдән баш тарта. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Алда – грипп сезоны, коронавирус әле бездән китәргә җыенмаганлыктан, ул тагын да куркынычрак булачак. Шунлыктан бу чорда битлек режимы сакланачак, диде белгеч.

«Кешеләр бик иртә үз-үзләрен тынычландыра. Коронавирусны кисәтү чаралары мәҗбүри булырга тиеш. Алда – грипп һәм ОРВИ сезоны, коронавирус әле бездән китәргә җыенмаганлыктан, алар тагын да куркынычрак булачак», - диде спикер.

Ул грипп һәм ОРВИ сезоны вакытында аерым коллективлар һәм учреждениеләр өчен махсус чикләү чаралары кертеләчәген искәртте.

«Барысы да тәмамланды дип уйлаучылар ялгыша. Уяулыкны югалтмаска кирәк», - дип сүзен йомгаклады Авдонина.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 26 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100