news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 644 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада 26 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырды. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге авыруны эләктергән кешеләр саны 6 644кә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республикада барлыгы 5 мең 489 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100