news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Лучистый" лагере хастаханәдән чыккан балаларны кабул итүдән баш тартты

Балалар өйләренә чартер рейсы белән бу якшәмбедә кайтачак.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Евпаториядәге "Лучистый" лагере агуланудан соң хастаханәдән чыгарылган Татарстан балаларын кабул итүдән баш тарткан. Бу хакта Татарстан Яшьләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. 

"15 июльдә Евпаториядәге" Лучистый"лагерендә агуланган Татарстан балаларының хәле яхшыруга карамастан, аларны вакытыннан алда өйләренә җибәрү карары кабул ителде. Бу карарны лагерь җитәкчелеге кабул иткән. Алар хастаханәдән чыккан балаларны кабул итүдән баш тартты ", - дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 

Лагерь дирекциясе үз позициясен инкубацион чорның узмавы белән аңлата. Һәм хастаханәдән чыгарылган балалар кабаттан инфекция таралуга сәбәп булырга мөмкин. 

Балаларны якшәмбе көнне өйләренә кайтарып җибәрергә планлаштыралар. Моның өчен чартер рейсы оештырылачак. Балаларының ял итмәгән көннәре өчен әти-әниләргә компенсация түләнәчәк. 

Якшәмбе көнне өйләренә хастаханәдә дәвалану узган балалар гына кайтачак. Сәламәт балалар "Лучистый" лагерендә ял итүләрен дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot