ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гүзәл Удачина: Кырым лагерендә агуланган балалар хастаханәдән чыгарга әзерләнә

19 июль 2019, 18:06

Аннан соң балалар лагерьдә ял итүләрен дәвам итә алачак.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Кырымда «Лучистый» лагерендә норовирус инфекциясе йоктырган балалар савыккан һәм хастаханәдән чыгарга әзерләнәләр. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

Гүзәл Удачина хәбәр иткәнчә, хәзер хастаханәдә 50 бала ята һәм аларның күпчелеге чыгарга әзер.

«Кичә без дәвалау учреждениесендә булдык: балалар үзләрен яхшы хис итә. Шуңа күрә хәзер хастаханәдән чыгару мәсьәләсе хәл ителә. Анализ үткәрергә кирәк, һәм нәтиҗә тискәре булса, балалар лагерьгә кире кайта алачак», – дип хәбәр итте балалар омбудсмены.

Гүзәл Удачинаның сүзләренчә, лагерьнең азык-төлек блогы хезмәткәрләре тулысынча алыштырылган, шуңа күрә балалар өчен бернинди куркыныч юк.

«Роспотребнадзорның Кырым Республикасына кагылышлы мәгълүматлары буенча, инфекция чыганагын ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелде. Норовирус инфекциясен ашханәдә эшләүчеләр йоктыруы ачыкланды. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү ашханәдә тукланучы балалар арасында инфекция таралуга китергән булырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Лагерьдә калган сәламәт балаларны көн саен педиатрлар карап тора. Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта аларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш, дип өстәде омбудсмен.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кырымның Тикшерү комитеты Евпаториядәге «Лучистый» лагерендә Татарстан балалары күпләп агулаганнан соң җинаять эше кузгаткан. Бу хәлне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольгә алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10