Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лобачевский конференциясендә җиңгән укучыларга КФУга укырга кергәндә биш балл өстәлә
Николай Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә җиңүчеләр Казан федераль университетына укырга кергәндә өстәмә биш балл алачак.
«Конференция 25 мартта Казан федераль университетында узачак. Ул 4-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар өчен оештырыла. Конференциягә табигый һәм гуманитар белем өлкәләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителә. Конференциянең эксперт советлары эшендә Казан федераль университеты әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре катнаша», - диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан Халыкара лингвистика үзәге җитәкчесе Светлана Царёва.
Аның әйтүенчә, эшләре иң яхшы дип табылган катнашучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә һәм конференция җыентыгында бастырыла. Фәнни җитәкчеләргә грамоталар бирелә.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конференциянең түбәндәге секцияләре узачак. 4-7 сыйныфлар: «Рус теле», «Рус балалар әдәбияты һәм фольклор», «Дөнья әдәбияты һәм балалар турында мәдәният», «Чит телләр», «Татар теле һәм татар әдәбияты», «Сәнгать», «Киләчәк мәктәбе» проекты».
8-11 сыйныфлар: «VIII – XX гасыр рус әдәбияты», «XX – XXI гасыр рус әдәбияты», «Чит ил әдәбияты. Әдәбиятлар диалогы», «Чит телләр», «Рус теле һәм гамәли лингвистика», «Икетеллелек һәм мәдәният һәм социумда туган телләр», «Татар теле һәм татар әдәбиятының актуаль проблемалары», «Дөнья сәнгать мәдәнияте», «Социаль киңлектә текст, визуаль һәм музыкаль багланышлар», «Киләчәк мәктәбе» проекты».
«Конференциядә «Киләчәк мәктәбе» проекты» секциясе беренче тапкыр кертелде. Проектларны презентацияләр белән түгел, стенд яклау формасында тәкъдим итәчәкләр. Конференциядә барлыгы 300 кеше катнаша», - диде Светлана Царева.
- Матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне турында да әйттеләр. Ул 27 – 31 мартта узачак. Шулай ук, 28 мартта институтта Психологик-педагогик сыйныфларның «Укытучы булу – бик шәп!» I Республикакүләм форумы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз