news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда яңа уку елында киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла

«Алар киләчәктә шагыйрь, язучы, әдәбият белгече, фильм тәнкыйтьчесе, сценарий авторы була алачак. Хәзер киносценарий язучыларга ихтыяҗ бар», - диде Резедә Мөхәммәтшина.

КФУда яңа уку елында киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла
Солтан Исхаков

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбендә киносценаристларны әзерләү буенча магистрлык программасы ачыла.

«Бу уку елыннан «Әдәби осталык» дигән яңа магистрлык программасына абитуриентлар кабул итә башлыйбыз. Бүген әдәбият буенча осталарны берничә югары белем бирү оешмаларында гына әзерлиләр. Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында, Югары икътисад мәктәбендә һәм Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында югары мәктәп деканы Резедә Мөхәммәтшина.

Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. «Контракт буенча да студентлар җыярбыз дип уйлыйм, чөнки яшьләр әлеге һөнәр белән бик тә кызыксына. Университетта Microsoft Teams программасы бар, Казанга килеп укый алмаучылар лекцияләрне әлеге программа аша да тыңлый ала, имтихан тапшырырга гына киләчәк. Бу технология белән уку бик тә җайлы», - диде ул.

Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр. «Без матур әдәбият өлкәсендә осталар әзерләячәкбез. Алар киләчәктә шагыйрь, язучы, әдәбият белгече, фильм тәнкыйтьчесе, сценарий авторы була алачак. Хәзер киносценарий язучыларга ихтыяҗ бар, аларга хезмәт хакы да күп түләнә. Аларны әзерләүчеләр генә юк. Россиядә киносценаристларга кытлык», - дип аңлатты декан.

«Язучылар, шагыйрьләр студентларыбыз белән аралашачак, остаханәләр үткәрәчәк. Магистрларга безнең институт галимнәре дә, чакырылган иҗат әһелләре дә белем бирәчәк. Мәсәлән, Павел Басинский, Алексей Варламов, Сергей Шаргунов һ.б. Танылган язучылар арасыннан да укытырга теләк белдерүчеләр күп», - диде декан. Шулай ук татар телле язучылар да чакырылырга мөмкин. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Россия язучылары һәм нәширләре берлекләре ассоциациясе белән магистрлык программасын бергә тормышка ашыру буенча килешүләрен әйтте. «Ассоциация белән килешү төзеләчәк, алар белән киләчәктә «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» программасын тормышка ашыру турында сөйләштек», - диде ул.

«Татар-информ» журналистының «татар телле киносценаристлар әзерләү» планлаштырылмыймы дигән соравына Рәдиф Җамалетдинов, әгәр андый ихтыяҗ булса, андый мөмкинлек каралырга мөмкин булуын әйтте. Резедә Мөхәммәтшина фикеренчә, татар телле белгечләр дә әлеге программа буенча укып чыга ала, чөнки кагыйдәләр бер үк. «Киносценарийны язу теле генә аерылачак, аермасы шунда гына. Сюжетны кызыклы итеп язарга әдәбият осталары гына өйрәтә ала», - диде ул.

  • Матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне турында да әйттеләр. Ул 27 – 31 мартта узачак. Шулай ук, 28 мартта институтта Психологик-педагогик сыйныфларның «Укытучы булу – бик шәп!» I Республикакүләм форумы узачак.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100