news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә бала үлеме сәбәпле, прокуратура социаль хезмәтләрнең эшен тикшерә

Күзәтчелек ведомствосы фаҗига булган гаиләнең имин булу-булмавын ачыклаячак.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Әлмәттә бала үлеме сәбәпле, прокуратура социаль хезмәтләрнең эшен тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Әлмәттә 8 яшьлек малайның фаҗигале үлеменнән соң, Татарстан прокуроры шәһәрдә социаль хезмәтләрнең ничек эшләвен тикшерергә кушты.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр иткән иде.

Тикшерүне уздыру шәһәр прокурорына йөкләнгән. Күзәтчелек ведомствосы фаҗига булган гаиләнең имин булу-булмавын тикшерә. Имин булмаган очракта социаль хезмәткәрләрнең әлеге гаиләгә нинди ярдәм күрсәткәнлекләрен ачыклаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100