news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ана 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Мәетләрне баланың әтисе табып ала.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бүген көндез Әлмәттә буып үтерелгән бала һәм әнисенең мәетләре табылган. Башлангыч фараз буенча, хатын-кыз үз-үзенә кул салган.

Бикләнгән фатирда мәетләрне баланың әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Фаҗига алдыннан хатын-кыз язу калдырган.

«Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында оператив тикшерү төркеме эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100