news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт язучылары республикада әдәби ел йомгаклары буенча премия булдырырга тәкъдим итте

Ел нәтиҗәләре буенча язучыларга премия тапшыру әдәбиятны таныту, язучы хезмәтенең абруен күтәрү максатын тотачак.

Әлмәт язучылары республикада әдәби ел йомгаклары буенча премия булдырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рифкать Шаһиев республикада ел йомгаклары буенча әдәби премия булдырырга тәкъдим итте. Язучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә өндәп, ул бу фикерен бүген Казанда язучыларның Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында яңгыратты.

“Бүген Татарстанда татар җырларын һәм җырчыларны таныткан фестивальләр бар. Ел нәтиҗәләре буенча бөтен дөньяны шаулатып лауреатлар билгеләнә: мәсәлән, “Алтын барс”лар, “Алтын йолдыз”лар тапшырыла. Язучыларга да республика күләмендә әдәби премия булдырсак, ел саен танылган китапларны һәм авторларны ачыклап бүләкләсәк әдәбиятны таныту, үстерү юнәлешендә зур эш башкарачакбыз”, - диде Рифкать Шаһиев.

Әлмәт бүлеге җитәкчесе каләм әһелләрен телетапшырулар аша танытуга да күбрәк игътибар бирергә киңәш итте.

“Телевидениедә еш кына артистлар турында тапшырулар күрсәтәләр. Язучылар турында да аерым тапшырулар төшерергә кирәк. Мәсәлән, язучыларның әсәрләренә багышланган тапшыруларны карарга кызык булыр иде. Әсәрне язарга этәргән сәбәпләр була. Әсәрдәге геройлар, аларның прототиплары турында сөйләп-күрсәтеп бирергә мөмкин. Язучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, - диде Рифкать Шаһиев.

Үл үзе 2018 ел йомгаклары буенча ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Аны аңа Язучылар берлегендә узган җыелышта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100