news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры - Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Евгений Миронов.

Әлмәт театры - Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты
Рамиль Гали

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының “Кибет” спектакле  Россиянең XV Кече шәһәр театрлары фестивалендә “Кече формалы спектакль” номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу хакта театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева хәбәр итте.

Фестиваль быел Тубыл шәһәрендә 25 майдан 3 июньгә кадәр үтә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Евгений Миронов.

“Кибет” – бу сезон премьерасы. Танылган казах драматургы Олжас Жанайдаровның бүгенге заман коллыгына багышланган пьесасы беренче тапкыр Әлмәт театрында куелды. Режиссеры – Эдуард Шахов (Уфа). Спектакльдә ике генә артист – Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина уйный.

Эчтәлек буенча, кибет хуҗасы Зияш һәм шул кибеттә эшләүче Карлыгач вакыйгаларның үз версиясен сөйли. Чит күзләрдән яшерелгән дөньяда Карлыгачны гадәти яшәү рәвешеннән генә түгел, хәтта исеменнән мәхрүм итәләр. Әмма көчле рухлы hәм гаделлеккә ышанган кыз көрәшергә көч таба...

Театр белгече Андрей Пронин спектакльне "үзенә күрә сенсация" дип билгеләп үтә һәм аны мөмкин кадәр күбрәк фестивальләргә йөртергә кирәклеген әйтә.

Театр әлеге фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша. Ике тапкыр "Иң яхшы спектакль" номинациясе буенча лауреат булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100