news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры режиссура-драматургия лабораториясенә гаризалар кабул итә

Лаборатория нәтиҗәсе буларак, спектакль-коллаж барлыкка киләчәк.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт татар дәүләт драма театры милли-музыкаль әсәрләр иҗат итү буенча Режиссура-драматургия лабораториясенә гаризалар кабул ителүе турында игълан бирде. Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, проект Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге белән берлектә уза.

Драматурглар һәм режиссерлар эше өчен эпос, бәет жанрындагы шигъри-музыкаль әсәрләр, борынгы татар-болгар риваятьләре нигез итеп алыначак. Оештыручылар күзаллавы буенча, лабораториянең нәтиҗәсе буларак, уникаль спектакль-коллаж барлыкка киләчәк.

Театр Идел буе һәм Урал округында яшәүче театр әһелләреннән гаризалар кабул итә. Гаризалар 2020 елның 20 февраленә кадәр алыначак.

План буенча, проектка катнашучылар 5 мартта очрашачак, тренинглар үткәреләчәк. 12 — 16 майда Әлмәт театры артистлары катнашкан эскизлар тапшырылачак. Сентябрь–октябрь аенда репетицияләр үтә һәм премьера чыгачак.

Режиссер лабораториясе җитәкчесе — Искәндәр Сакаев, музыкаль җитәкче — фольклорист-этнограф Геннадий Макаров, шеф-драматург — Фәрит Нәгыйм. Проектның кураторлары — театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, Зиннур Сөләйманова һәм Алия Иванова-Яхина.

  • Проект «Кече ватан мәдәнияте» федераль гранты нигезендә тормышка ашырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot