news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар һәм башкорт артистлары драма лабораториясе нигезендә спектакль-коллаж иҗат итә

Проект «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысаларында федераль грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Татар һәм башкорт артистлары драма лабораториясе нигезендә спектакль-коллаж иҗат итә
bashinform.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан һәм Татарстан иҗат әһелләре уртак проект — милли музыкаль әсәрләрне сәхнәләштерү буенча режиссерлык-драматургия лабораториясе оештыра. Әлмәт драма театры һәм башкорт заманча драматургия һәм режиссура үзәге гаризалар кабул итү турында игълан итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Гаризалар Идел буе һәм Урал федераль округлары территориясендә яшәүче яки эшләүче Россия театр эшлеклеләреннән кабул ителә. Татар-Болгар риваятьләре, шулай ук Идел буе Болгарының тарихи вакыйгалары белән бәйле эпос — бәетләр драматурглар һәм режиссерлар эше өчен нигез булып тора.

Проектны оештыручы Алия Иванова-Яхина сүзләренчә, лаборатория эшенең нәтиҗәсе буларак уникаль авторлык спектакле - яңа драматик форматта җыр сюжетлары белән үрелгән коллаж барлыкка киләчәк.

Режиссерлык лабораториясе җитәкчесе - Санкт-Петербургтан «Левендаль» театры сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев, шеф-драматург - Россия прозаигы һәм драматургы Фәрит Нәгыйм (Мәскәү, «Халыклар дуслыгы» журналы редакторы урынбасары).

Проект «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысаларында федераль грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Гаризалар 20 февральгә кадәр түбәндәге e-mail буенча кабул ителә: dramaturgiya@inbox.ru


news_right_1
news_right_2
news_bot