news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә

Әлмәт театрының яшь артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды.

Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә
архив/Рамил Гали

(Казан, 1 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры фаҗигале вафат булган актер Илшат Агиевның якты истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Март аенда Әлмәт театрының 29нчы яше белән барган яшь артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды.  

Бүген театр Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Күк капусы ачылса” спектаклен онлайн карарга чакыра. Әлеге спектакльдә Илшат Агиев уйный иде.

5 майда онлайн форматта Илшат Агиевны искә алу кичәсе уздырыла.

13 һәм 15 май көннәрендә театр Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” һәм Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар” спектакльләрен онлайн күрсәтә.

Спектакльләр театрның рәсми сайты аша трансляцияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100