news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды

Илшат Агиевка 28 яшь иде.

Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Бу сүзләрне әйтүе дә, язуы да авыр. Бүген 29 нчы яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның яшәвенең гаме дә, яме дә – театр иде. Табынганы – Аллаһтан кала сәхнә иде булса кирәк», - дип яза театр.

Әлеге фаҗигане тасвирлаган ЮХИДИ хәбәренә караганда, 26 мартта 19 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 266 километрында өч машина катнашында зур юл һәлакәте була. 1987 елгы йөртүче утырган Тойота Камри машинасы каршы як юлга чыгып бер-бер артлы ике машинага бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә һәлак була.

Каршы як юлдан килүче әлеге ике машинаның беренчесендә – Богдан 211140-81 машинасында Илшат Агиев була. Ире янәшәсендә булган хатыны хәзерге вакытта - хастаханәдә.

Илшат Фәнзәви улы Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист.

Илшат Агиев театрның яңа гына тапшырылган, әле премьерасында да уйнаган. Театр ике көн элек кенә үзенең тарихи сәхнәсе белән хушлашты. Илшат җирле журналистларга үзләренең театр тормышы башланган сәхнә белән хушлашуы бик авыр булуы турында сөйләгән була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100