news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән

Авария кичә кичке җиделәр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында республиканың Әлмәт районында булган.

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән
республиканская Госавтоинспекция

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында өч автомобиль бәрелешкән вакытта ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәрдә Казан-Оренбург трассасында - республиканың Әлмәт районында һәлакәт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 32 яшьлек «Тойота» шоферы зур тизлек белән идарә итә алмыйча, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Богдан» автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән. «Богдан» руле артында 28 яшьлек ир-ат булган. Бәрелешүдән япон машинасы 35 яшьлек автоледи йөрткән «Хендэ» автомобиленә барып бәрелә. 

«Авария нәтиҗәсендә «Тойота» һәм «Богдан» машиналарын йөртүчеләр алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. «Богдан»ның 27 яшьлек пассажирының башы бәрелгән. Табиблар аны караганнан соң зыян күрүчене өенә җибәргән», — диделәр ЮХИДИдә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100