news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан эшкә чыкты

Быел Әлмәт театры труппасына дүрт яңа артист алынган.

Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан эшкә чыкты
Театрның матбугат үзәге

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыктылар. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Җәйге ялдан соң беренче эш көне труппа һәм театр хезмәткәрләренең гомуми җыелышы белән башланып киткән. Артистларның бер өлеше җыелышта онлайн форматта катнашкан.

Җыелышта үткән 75 сезонның нәтиҗәләре һәм алдагы 76нче театраль сезонга куелган максатлар, планнар билгеләнгән. Театр директоры труппаны яңа кабул ителгән яшь артистлар белән таныштырган. Труппага ике егет һәм ике кыз алынган.

Быел труппага яңа дүрт артист кабул ителгән. Штатта урыннар барлыкка килү кайбер артистларның Казанга күченүе белән бәйле. Иң аянычлысы – театр үзенең иң популяр артистларының берсен – Илшат Агиевны югалтты. Илшат юл фаҗигасендә һәлак булды.

Илшат Агиев театр репертуарындагы иң популяр спектакльләрдә уйный иде. Хәзер театр аның рольләренә башка артистларны кертә башлаячак.

  • Санитар-эпидемиологик хәл катлаулану сәбәпле быел театрларда март аеннан бирле спектакльләр уйналмады. Артистлар җәйге ялга иртәрәк киттеләр һәм эшкә дә иртәрәк чыгалар. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100