420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Әлмәт Татар дәүләт театры коллективы юл фаҗигасендә һәлак булган артист Илшат Агиев белән хушлашты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итте.
Илшат Агиев тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылыннан иде. Ул бүген туган авылы зиратына җирләнәчәк.
Илшат Агиев кичә 19.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре янында юл фаҗигасендә һәлак булды. Артистка нибары 28 яшь иде.