news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт һәм Чаллы театрлары тамашачыга репетицияләрне карау мөмкинлеге тудыра

Әлеге проект 60 яшьтән өлкәннәрне күздә тота.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Өлкән яшьтәгеләргә оныклары белән бергә театр репетицияләренә килү мөмкинлеге тудырылачак. Әлеге чаралар пилот проект буларак Чаллы һәм Әлмәт татар дәүләт театрларында старт алачак.

Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Әлмәт һәм Чаллы дәүләт театрлары җитәкчеләренә әлеге проектны үз карамакларына алуларын сорады.

"60 яшьтән өлкәннәр үзләренең оныклары белән айга бер мәртәбә Чаллы һәм Әлмәт театрларында театр репетицияләрен түләүсез тамаша кыла алачаклар", - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, театр мондый проектларга әзер. "Спектакль алдыннан репетицияләр һәрвакыт булып тора. Яшь чикләре 3+, 6+ булган спектакльләрне сайлап, алдан игълан итәбез - рәхим итсеннәр!" - диде ул.

"Балаларга әкият сөйли торган тагын бер яңа проект башларга торабыз. Артистларыбыз бер генә бала килсә дә, аңа әкият укыячак. Ул һичшиксез татарча укылачак", - диде директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100