news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге татарстанлылар өчен төрле авырулардан вакциналар сатып алдылар

Авыру вакытында коронавирус өзлегүләргә китермәсен өчен, өлкән яшьтәге кешеләргә пневмококк, менингококк инфекциясе, бума ютәл һәм чәчәк авыруларыннан прививка ясатырга тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда өлкән яшьтәгеләр өчен өстәмә рәвештә вакциналар сатып алдылар. Шул рәвешле, аларны яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авырганнан соң барлыкка килү ихтималы булган өзлегүләрдән сакларга ниятлиләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Быел без Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов адресына инициатива белән чыктык һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына вакциналар сатып алу өчен өстәмә рәвештә 60 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу - пневмококк, менингококк инфекциясе, бума ютәл һәм чәчәк авыруларына каршы вакциналар», - дип искәртте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, прививка бушлай ясала.

«Башка инфекцияләрнең кушылуы – бик авыр хәл. Бактериаль һәм вируслы инфекцияләрнең өстәлүе дә кыен, шунлыктан безгә грипп та, башка вируслы инфекцияләр дә киләчәк, пневмония дә беркая китмәячәк», - диде Авдонина.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә шулай ук гриппка каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында искәрттеләр. «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы йоктыручыларның күпчелеге гриппка каршы прививка ясатмавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100