news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 коронавирусының яңа дулкынын көтмиләр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, көзен коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәмен югары дәрәҗәдә күрсәтүне дәвам итәчәкләр.

Татарстанда Covid-19 коронавирусының яңа дулкынын көтмиләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көтелми, чөнки республикада коронавируска тест үткәрү күләме югары булып кала. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты.

«Без икенче дулкынны көтмибез, чөнки бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү күләме кимеми. Икенче дулкын башланган кайбер илләрдә исә (әйтик, шул ук Кытайда, анда бер шәһәрдә тәүге очраклардан соң янә коронавирус инфекциясе таралды) бу тестлаштыру күләмнәренең кимүе нәтиҗәсе булды», - дип искәртте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев билгеләп үткәнчә, көзен ОРВИ сезоны башланачак һәм күп кенә симптомнар яңа коронавирус инфекциясе белән охшаш булачак. Димәк, вирусны ачыклау өчен күбрәк анализ үткәрергә һәм татарстанлыларга медицина ярдәме күрсәтергә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100