news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лирон Хәмидуллин: Безнең әдәбиятта Камил Мотыйгый язган әсәрләр телгә алынмый

«Камил Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» дигән беренче романы 1903 елда Санкт-Петербургта басылып чыга, шунда ук бер пьесасы да чыга», - диде язучы.

Лирон Хәмидуллин: Безнең әдәбиятта Камил Мотыйгый язган әсәрләр телгә алынмый

Тукай премиясе лауреаты, язучы, тәрҗемәче, галим Лирон Хәмидуллин журналист һәм язучы Камил Мотыйгый иҗат иткән роман һәм пьесаларның телгә алынмавын әйтте.

«Камил Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» дигән беренче романы 1903 елда Санкт-Петербургта басылып чыга. Бәлки, ул Петроградтан Казанга килеп җитмәгәндер, таралмагандыр. Шунда ук кырым татары оештырган типографиядә Камил Мотыйгыйның бер пьесасы да басыла. Аны да искә алмыйлар», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Аның әйтүенчә, Камил Мотыйгый пенсиягә чыккач, ул тагын өч пьеса яза. «Аларын да телгә алмыйлар. Киләчәктә яшь буын аның әсәрләрен искә төшереп, кирилл графикасына күчерергә тиеш дип уйлыйм», - диде ул.

«Габдулла Тукай укыганда Мотыйгулла хәзрәт шәкертләргә шигырьләр дә сөйләгән. Шигырь төзелеше турында фикерләрен дә әйткән. Кайсы хәзрәт, кайсы ишан шигырь системасы турында сөйләп, аңлатыр икән? Көнчыгыш әдипләренең шигырьләрен дә дәрес вакытында искә алырга яраткан. Киләчәктә Камил Мотыйгый, Хәмит Төхфәтуллиннар турында галимнәребез яңа ачышлар ясар дип уйлыйм», - диде Лирон Хәмидуллин.

Язучы 1963 елда Казан дәүләт консерватория залында Камил Мотыйгыйның улы опера җырчысы Хәмит Төхфәтуллин белән очрашуда катнашкан. «Кичәдә ул әтисенә багышланган истәлекләр белән чыгыш ясады. Шул вакыйгадан соң Төхфәтуллиннар гаиләсе белән кызыксындым, материаллар да тупладым. Хәмит абыйның кызы Надия апа белән дә аралашырга туры килде. Камил Мотыйгый аның фатирында вафат булган», - диде ул.

«Надия апаның әтисеннән калган «Әлгасрел-җәдид» журналының басылып чыккан номерлары һәм кулъязма вариантлары да бар иде. «Бу журналларны бер музей да алырга тормый. Тукайның язмалары кергән саннарын гына алдылар, калган саннары ята», - дип сөйләде», - диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100