news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Ленин эшләгән бүлмәдә Камил Мотыйгый татарча газета чыгарган

«Ярлы халык» газетасының беренче саны 1918 елның 6 гыйнварында басыла.

Фоат Галимуллин: Ленин эшләгән бүлмәдә Камил Мотыйгый татарча газета чыгарган
Владимир Васильев

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның Санкт-Петербургта Владимир Ленин эшләгән бүлмәдә «Ярлы халык» дип аталган татарча газета чыгарганын әйтте.

«Санкт-Петербургта Владимир Ленин җитәкчелегендәге хөкүмәт эшли, Ленин эшләгән бүлмәдә Камил Мотыйгый 1918 елда «Ярлы халык» дигән татарча газета чыгара башлый. Беренче саны 1918 елның 6 гыйнварында басыла, барысы 2 саны чыга. Нашире — Милләтләр эшләре комиссариаты, мөхәррире Камил Мотыйгый була», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйнең 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аңлатуынча, газета битләрендә Совет хөкүмәтенең беренче декретлары, илдәге сәяси вазгыять турындагы мәкаләләр урын ала. Кызыклы язмалар арасында — большевикларның мөселманнарга Коръәннең Эрмитажда саклана торган борынгы басмасын тапшыруы турындагы хәбәр. Газета чыгудан туктагач, укучыларга «Чулпан» газетасын җибәрә башлыйлар.

«Соңрак Камил Мотыйгый Мәскәүдә Тышкы эшләр министрлыгының көнчыгыш телләре буенча хөкүмәт составында тәрҗемәче булып эшли. Аннан соң ул Җаекка кайта. «Яңа фикер» газетасын чыгара башлый. Кайда гына булуына карамастан, газета чыгара. Аның бу вакыттагы эшчәнлеген исәпкә алып, Казахстан үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100