news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Мәхмүтова: Тинчурин театры премьерасында демография проблемасы да күтәрелә

Лилия Мәхмүтова: Тинчурин театры премьерасында демография проблемасы да күтәрелә
фото: Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова Тинчурин театрында Наил Гаетбай пьесасы буенча куела торган «Стоп, кода! Туй була!» комедиясендә демография проблемасы да күтәрелүенә басым ясады.

«Бу спектакльдә төрле темалар ачыла. Минем персонажым Хәлимә укытучы һәм ул эш дия-дия бер бала белән генә калган. Мин үзем дә театрда эшләп бер бала белән генә калдым», – диде ул премьера алдыннан «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.

«Спектакльдә димләү турында да күрсәтелә, ә бит өйләнештергән гаиләләр озаграк яши. Чөнки димләүчеләр яшьләрнең нинди гаиләдән чыкканын беләләр», – дип дәвам итте ул.

Лилия Мәхмүтова спектакльдә күтәрелгән гаилә, мәхәббәт темаларының милләтеңне саклап калу кебек зур темаларга барып тоташуын ассызыклап, фикеренә нәтиҗә ясады.

  • «Стоп, кода! Туй була» комедиясенең премьерасы 20-21 мартта көтелә. Спектакльне танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Зөфәр Харисов чыгара.
news_right_1
news_right_2
news_bot