news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры сезонның бишенче премьерасы турында игълан итте

Тинчурин театры сезонның бишенче премьерасы турында игълан итте
фото: Солтан Исхаков

Тинчурин театры сезонның бишенче спектакленә анонс бирде. «Стоп, кода! Туй була» комедиясенең премьерасы 20-21 мартта көтелә. Спектакльне танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Зөфәр Харисов чыгара.

«Гаилә - ул илнең чагылышы. Гаилә нык булса, илебез дә нык була. Шул нисбәттән чыгып директор миңа Наил Гаетбайның пьесалар җыентыгын карап чыгарга тәкъдим итте. Гаилә мәсьәләләренә бәйле пьеса күңелемә ошады», - диде режиссер Зөфәр Харисов премьера алдыннан «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.

Режиссер пьесаның 25 еллап элек язылса да, гаилә темасы һәрвакыт көн кадагында булуын ассызыклады.

«Аңлый белсәң комедиядә драмага караганда да күбрәк мәгънә ята. Без шушы мәгънәне кешегә көлү-шаяру аша җиткерәбез. Комедияне куюы да читенрәк», – дип сүзгә кушылды театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Бу әле сезонның соңгы премьерасы түгел. Май аенда музыкаль мелодрама чыгарабыз», - дип театрның алга таба эшчәнлегендә дә анонс ясап куйды ул.

Спектакльне рәссамы да Зөфәр Харисов үзе һәм Лидия Скопа. Композитор – Ильяс Камал. Яктыртучы рәссам – Илдар Шакиров. Җыр текстларын Илфак Хафизов язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100