Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лилия Кәримуллина: Күгәрчен авылында шәл бәйләргә өйрәнмәгән кыз уңган килен саналмаган
Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылына килен булып төшкән кыз, шәл бәйләргә өйрәнмәсә, уңган киленнәрдән саналмаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестиваленә багышланган матбугат очрашуында әйттеләр.
Күгәрчен авылында һәрбер киленгә шәл бәйләргә өйрәтү традициясе бар. «Килен кайнанага – шәл, иренә һәм абыйсына перчатка бәйләргә тиеш булган», – диде Татарстан Мәдәният министрлыгының Татарстан мәдәният ресурсы үзәге директоры Алсу Мифтахова.
«Күгәрчен авылына килен булып төшкән кыз, шәл бәйләргә өйрәнмәсә, уңган киленнәрдән саналмаган», – дип өстәде Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина.
Фестивальнең төп режиссеры, Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов та үз фикерләре белән уртаклашты. «Бу зур осталык сорый. Станокта түгел, кул белән бәйләнүе минем өчен могҗиза. Кул эше – хатын-кызның күңел җылысы. Гаилә учагы шул шөгыль аша да яшидер. Бу эшне дәвам итәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга телиләр», – диде.
Алсу Мифтахова әлеге кәсепчелекне саклап калу мөһимлеген әйтте. «Бу феномен дип әйтер идем. Күгәрчен авылында олысы-кечесе – бөтен кеше бәйли. Фестиваль аркылы бу кәсепчелекне популярлаштыру мөмкин. 20 елларда бу шөгыльне авылга Зәйтүнә Шәрәфиева алып кергән һәм традициягә нигез салган. Авылның бөтен ирләре, хатын-кызлары, балалары да бәйли. Фестиваль мәйданчыкларының берсендә Күгәрчен авылы осталары бәйләү үрнәкләрен күрсәтәчәк», – дип билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз