news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфак Хафизов «Бистә шәле» фестивале турында: Балык Бистәсенең йөзек кашы

Илфак Хафизов «Бистә шәле» фестивале турында: Балык Бистәсенең йөзек кашы
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестиваленең төп режиссеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов фестивальгә быел килеп кушылган. «Бу масштаблы проект, миңа калса, бу Балык Бистәсенең йөзек кашы», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

«Шәлне өйдә генә әниләр утырып бәйлиләр дип уйлаган идем. Аны бер генә кеше бәйләми икән, кешеләр бу эшне өмәгә җыелып башкара. Вак эш булгач, берәр атна эшлиләрдер дип уйлаган идем. Ә бер җыелганда шәл, шәл ярым бәйлиләр икән дип әйттеләр. Бу зур осталык сорый. Станокта түгел, кул белән бәйләнүе минем өчен могҗиза», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илфак Хафизов.

Фестивальнең кереш өлеше сәхнәләштерелгән күренеш белән башланачак. Режиссер әйтүенчә, ярты сәгатькә диярлек сузылган спектакльдә шәл бәйләү тарихы, үткәнне бүгенгесе белән тоташтырып күрсәтәчәкләр. Прологта 100ләп кеше катнашуы көтелә.

«Фестивальнең үзенчәлеге – коллективлар төрлелегендә. «Бистә шәле»нә килеп, фольклор осталыгын күрсәтү – үзе бер зур бәйрәм кебек булачак. 15 районнан 18 төркем киләчәк, ләкин Балык Бистәсе халкы үзләре катнашмавы гына күңелне борчып тора», – диде. Алар катнашмауларын хуҗа буларак каршы аласылары булуы белән аңлаткан.

«Ырынбур шәле популяр саналса да, безнеке үзебезчә һәм җылы. Аның җылылыгы прологта күмәк күренешләрдә күрсәтеләчәк», – дип әйтте Илфак Хафизов.

  • Балык Бистәсендә фестиваль 16 августта 11.00 сәгатьтә узачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot