news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу Мифтахова «Бистә шәле» III республика фестиваленең хедлайнерларын әйтте

Алсу Мифтахова «Бистә шәле» III республика фестиваленең хедлайнерларын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестивалендә хедлайнерлар – Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар чыгышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгының Татарстан мәдәният ресурсы үзәге директоры Алсу Мифтахова әйтте.

«Балык Бистәсендә бу кәсепчелек хатын-кызларга гына кагылмый, анда ир-атлар да бәйли. Әлеге кәсепчелекне саклап калу мөһим, чөнки бу феномен дип әйтер идем. Күгәрчен авылында олысы-кечесе – бөтен кеше бәйли. Фестиваль аркылы бу кәсепчелекне популярлаштыру мөмкин. 20 нче елларда бу шөгыльне авылга Зәйтүнә Шәрәфиева алып кергән һәм традициягә нигез салган. Шул вакыттан авылның бөтен ирләре, хатын-кызлары, балалары да бәйли», – дип билгеләп узды Алсу Мифтахова.

Фестиваль 16 августта узачак. Андагы мәйданчыкларның берсендә Күгәрчен авылы осталары бәйләү үрнәкләрен күрсәтәчәк.

«Фестивальдә иң зур, иң креатив шәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Фольклор коллективлар чыгышы көтелә. Хедлайнерлар Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар булачак», – дип белдерде Алсу Мифтахова.

news_right_1
news_right_2
news_bot