«Шигырьне йөрәк белән укырга кирәк. Аның эстетик ләззәте дә шунда. Шигырь имләү догасына тиң ул.
Миңа калса, шагыйрьнең баш өстендә «укучы мине аңлармы», «шигырь жанры кая бара» дигән кылыч торганда, чын шигырь язылмыйдыр да. Шигырьне мин аналитик фикерләү белән языла (һәм укыла) торган әйбер түгел дип беләм. Шигырь − ул хөрлек, протест, ахыр чиктә... Шигырьдә булса да үзебезгә хөр булырга рөхсәт итикче. Йолдызның шигърияте миңа шул ягы белән кадерле дә. (Һәм сезгә дә шулай бит.)
Без − Марсель Галиев кебек сүз осталарының тугарылып язган әсәрләрен укып үскән, әдәби зәвыкны шулар аша саркытып алган буын. Кайчандыр «күзләремдә − йолдыз җене, ирендә − галәм тәме» дип, поэзиядә киң колач җәйгән олпат шагыйрьнең бераз кәефсезрәк, зарланасы килебрәк йөргән чагына туры килгәнсең ахры, Рузилә. Борчылмасын, татар шигыре бетәргә җыенмый».
Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.