Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Гатауллина вафат булу сәбәпле, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте кайгы уртаклаша
Бүген Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллина вафат булды.
«Казан утлары» журналында зур кайгы. Күп еллар дәвамында журналның корректоры булып эшләгән, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат. Үз исемемнән һәм «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте коллективы исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диде «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
«Казан утлары» хезмәткәрләре Лилия Илгизәр кызын бары яхшы яктан искә ала: «...Үзенә йөкләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара, үз эшенең остасы, әдәби әсәрнең эчтәлеген, автор сүзен тоемлап эш итүче алыштыргысыз корректор... Бик кешелекле, һәркемнең эч серен белә, аның белән теләсә кайсы темага уртага салып сөйләшергә мөмкин иде...» – дип искә алалар.
Лилия Гатауллина Арча районы Яңа Кырлай зиратында җирләнәчәк.
-
Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале иясе. Ул 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган, әти-әнисе Яңа Кырлай авылыннан. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, 1989 елдан «Казан утлары» журналында эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз