news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллина вафат булды

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллина вафат булды

Бүген Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итте.

«Безнең өчен зур югалту. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ул гомерен «Казан утлары»на багышлады. Кешелекле, ачык йөзле, ярдәмчел, күбебез өчен апа, әни кебек иде. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын», – диде Рөстәм Галиуллин.

Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале иясе. Ул 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган, әти-әнисе Яңа Кырлай авылыннан. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, 1989 елдан «Казан утлары» журналында эшләгән.

Мәрхүмәне озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк. Ул Яңа Кырлайда җирләнәчәк дип ниятләнә.

Лилия Гатауллина вафат булу сәбәпле, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте кайгы уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100