news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Казан Кремлендә Бердыевның китүен ни өчен расламауларын аңлатты

«Рубин»ның баш тренеры отставкага китү турындагы гариза 5 июньдә футбол клубы сайтында чыкты.

Лилия Галимова Казан Кремлендә Бердыевның китүен ни өчен расламауларын аңлатты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Корбан Бердыевның «Рубин» футбол клубының баш тренеры вазифасыннан китүен ни өчен расламавын аңлатты. Бу турыда ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

  • Галимова чәршәмбе көнне, 5 июньдә,  «Казан Кремле «Рубин» футбол клубының баш тренеры Корбан Бекиевич Бердыевның отставкага китүе турындагы мәгълүматны расламый», дип әйткән иде. «Рубин» клубы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике як та килешеп, футбол клубы баш тренер белән мөнәсәбәтләрне килешү вакыты тәмамланганчы өзгән.

«Бердыевның отставкага китүе турындагы сорауны биргәндә, бездә андый мәгълүмат юк иде, минем чыганаклар аны расламады. Бу турыда Татарстан Президентына хәбәр иткәч, ул үз фикерен әйтте», - дип җавап бирде Галимова журналистларга. Корбан Бердыев турында булган кадәр сандагы сораулар «брифингларда әле булганы юк иде», дип өстәде ул.

Галимова Татарстан Президентының «Рубин»ның кадрлар мәсьәләләрендә катнашмавын һәм футбол белән шөгыльләнмәвен әйтте. «Бу клубның үз хокукы», - диде Казан Кремле вәкиле.

  • Бердыев җитәкчелегендә «Рубин» ике тапкыр Россия чемпионы булды - 2008 һәм 2009 елларда, ике тапкыр ил чемпионаты медальләрен яулады (2003 һәм 2010 елларда), Россия Кубогы иясе булды һәм Европа Лигасының чирекфиналына кадәр җитте.

«Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде. Ул уенчы сыйфатында Казан клубы өчен 1999 − 2004 һәм 2008 − 2014 сезоннарында чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100