ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан Кремле “Рубин”ның баш тренеры отставкага китү турындагы хәбәрне расламады

5 июнь 2019, 17:12 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан Кремле “Рубин”ның баш тренеры отставкага китү турындагы хәбәрне расламады Лилия Галимова Казан футбол клубының тренеры Корбан Бердыев белән килешүне өзү турындагы хәбәрне кире какты.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казан Кремле “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыевның отставкага китүе турындагы хәбәрне расламады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Хәзерге вакытта Казан Кремле “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бекиевич Бердывның отставкага китүен расламый”, - диде Галимова.

Моңа кадәр футбол клубының матбугат хезмәте: "Корбан Бердыев "Рубин"ның баш тренеры вазифасыннан китте. Белгеч белән киләсе елда тәмамланасы контракт якларның ике яклы килешүе буенча өзелде", дип хәбәр иткән иде.

  • Корбан Бердыев җитәкчелегендә “Рубин” командасы 2008 һәм 2009 елларда ике тапкыр Россия чемпионы булды, ил чемпионатында ике мәртәбә медаль алды (2003 һәм 2010 еллар), Россия Кубогына ия булды һәм Европа Лигасының чирек финалына җитте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10