news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Галләмова: Мәҗит Гафури — Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы

Тарих белгече язучының башкорт классигына әйләнүен «яулап алу» сәясәтенә бәйләп аңлатты.

Әлфия Галләмова: Мәҗит Гафури — Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы
Рамил Гали/архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы, халык шагыйре Мәҗит Гафури 1920 — 1930 елларда Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы буларак бәяләнгән. Бу хакта Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова Актанышта үткән конференциядә «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» доклады белән чыгышында сөйләде.

«Идел-Урал дәүләте проекты чынга ашырылмау сәбәпле, хәзерге Башкортстанның көнбатыш районында яшәүче татарлар ТАССРдан читтә булып кала. Татар һәм Башкорт автономия республикалары төзелүе 1917 елда булган инкыйлабның социаль-икътисадый шартларын кискен үзгәртә», — диде ул.

Галимә сүзләренчә, җанисәп алганда татар халкының хокуклары исәпкә алынмый, белем бирү системасында да үзгәрешләр бара. «Иҗат өлкәсендә дә „яулап алу“ сәясәте 1940 елдан башлана. Моның беренче адымын татар язучысы һәм шагыйре Мәҗит Гафурины башкорт классигына әйләндерү дип атап була. Ул башкорт телендә бер юл да язмаган кеше», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100