news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль җиңүчеләре җыр юнәлеше буенча укырга керә ала

«Җиңүче фәкать җырчы булырга теләсә, әлбәттә, ярдәм итәбез», — диде Салават Фәтхетдинов.

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль җиңүчеләре җыр юнәлеше буенча укырга керә ала
Солтан Исхаков

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальдә җиңүче яшьләр җыр юнәлеше буенча уку йортына керергә мөмкин.

«Җиңүче яшь икән, әйтик, 18-20 яшьлек булса, аны укырга кертергә тәкъдим итеп карыйбыз. Башка юнәлештә укыса, җырга тартып булмый аны. Кайберәүләр үз юнәлешендә дә эшли, җырын да онытмый. Әгәр дә җиңүче фәкать җырчы булырга теләсә, әлбәттә, ярдәм итәбез», — диде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.

Аның сүзләренчә, шулай да, фестивальдә җиңүче киләчәк язмышын үзе хәл итә.

«Җиңүченең язмышы үз кулында. Ул үз-үзен алып бара алмаса, этеп кенә булмый. Дөрес, кайчакта шәп җырчы булса, ул үзе генә бер нишли алмый. Үзенә-үзе ышанган кешеләр дә бар», — диде Салават Фәтхетдинов.

Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова элекке җиңүчеләрнең сәнгатьтәге карьерасы турында сөйләде.

«Беренче фестивальдә гран-при иясе Татарстанның атказанган артисты булды. Беренче урыннарны алучылар арасында Дәүләт камера хорында эшләүче дә бар. 2019 елда җиңүчеләр Лос-Анджелеста фестивальдә катнашып, лаеклы урыннар алды. Без җиңүчеләрне онытмыйбыз, элемтәләрне югалтмыйбыз, алар белән шөгыльләнергә, аларны танытырга телибез», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальдә чит илләрдән: Америка, Куба, Болгария, Үзбәкстаннан да катнашучылар бар.

Фестивальнең сайлап алу этабы 20-21 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, ә гала-концерт 23 октябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 18.30 сәгатьтә була.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан мэриясе, Kazan City of Music UNESCO Program ярдәме белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды оештыра.



Галерея: Әлфия Афзалова исемендәге фестиваль-бәйгегә багышланган конференциядән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100