news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальдә Америка һәм Кубадан да катнашалар

Оештыручылар сүзләренчә, быел чит ил катнашучылары өчен онлайн чыгыш ясау мөмкинлеге булдырылган.

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальдә Америка һәм Кубадан да катнашалар
Солтан Исхаков

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальдә чит илләрдән: Америка, Куба, Болгария, Үзбәкстаннан да катнашучылар бар.

«Быел без чит илдәге катнашучылар өчен онлайн бәйге оештырдык. Хәзер алар үзләренең җыр, биюләрен җибәрә. Барысын да карыйбыз. Америка, Куба, Болгариядән катнашучылар бар. Үзбәкстаннан катнашучы кыз үзе киләчәк. „Халыкара“ дигән исемне сакларга тырышабыз. Безнең төп максат — татар гореф-гадәтләрен, татар җыр сәнгатен саклау, киләчәк буынга тапшыру», — диде Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова.

Аның сүзләренчә, узган елга караганда, быел катнашучылар саны бераз кимегән.

«Былтыр 5 йөздән артык гариза килгән иде. Быел әзгә генә азрак — бүгенге көндә 370 гариза. Күбесенең QR- кодлары юк. Бу карар күптән түгел генә чыкты бит әле. Безгә бераз кыенрак. Шуңа күрә күбесен онлайнга күчердек», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, Әлфия Авзалова фестивале республикада үтүче башка чаралар арасында аерым әһәмияткә ия.

«Президентыбызга зур рәхмәт! Быел, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, планлаштырылган барлык чаралар да диярлек уза. Әлфия Авзалова фестивале әлеге исемлектә аерым урын алып тора», — диде министр урынбасары.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов киләчәктә фестивальнең башка формада булачагын әйтте.

«Фестивальне икенче тапкыр эшлибез. Дөресен генә әйткәндә, формасын әле дә уйлап бетереп булмады. Чөнки Әлфия апа гади кеше түгел. Бәлки, өченче фестивальдә бүтән төрле булыр. Лауреатлар исемлеген икенчерәк формада үткәрәчәкбез: беренче, икенче, өченче дигән саннар сукмаячакбыз», — дип белдерде Салават Фәтхетдинов.

Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальнең сайлап алу этабы 20-21 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, ә гала-концерт 23 октябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 18.30 сәгатьтә була.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан мэриясе, Kazan City of Music UNESCO Program ярдәме белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100