news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшь талантлар» театрлар бәйгесендә катнашкан пьесаларның электрон җыентыгы чыкты

Үзешчән театр коллективлары өчен пьесалар бәйгесе яшь авторларны барлау максатыннан Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия хисабына оештырылган.

«Яшь талантлар» театрлар бәйгесендә катнашкан пьесаларның электрон җыентыгы чыкты
Рамил Гали

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Яшь талантлар» Үзешчән театр коллективлары өчен пьесалар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгедә катнашкан яшь язучыларның әсәрләрен туплап электрон җыентык чыгарганнар. Бу хакта «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия хисабына үткәргәннәр.

«Бәйгенең максаты — яшь һәм талантлы авторларны үзешчән театрлар өчен пьесалар язарга рухландыру. Драма әсәрләрендә татар халкының традицияләре, этник үзенчәлекләре, тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш табарга тиеш», диелә бу хәбәрдә.

Конкурска 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар — барлыгы 34 автордан 35 гариза килгән. Бәйгегә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә (рус, татар теләрендә) әсәрләр кабул ителде. Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100