Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яшь талантлар» һәвәскәр театрлар өчен пьесалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирелә.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты — Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә. Бу турыда автономиянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурска 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар — барлыгы 34 автордан 35 гариза килгән. Бәйгегә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә (рус, татар теләрендә) әсәрләр кабул ителде.
Җиңүчеләр:
«14 яшькә кадәрге авторлар» номинациясендә (татар телендә пьесалар)»:
- 1 урын — Сәлимова Динә Динаровна «Заманча шалкан әкияте!»;
- 1 урын — Хәбирова Ралинә Шамилевна «Киләчәккә юл ярганда»;
- 2 урын — Зәкиева Диләрә Фирдәвесовна «Әлли-бәлли, бишегем…»;
- 3 урын — Закирова Зилә Рамилевна «Туган телем — үз телем»;
«Балалар өчен татар телендә» номинациясендә
- 1 урын — Газыймҗанова Гөлинә Фәрхәдовна «Юри-мари чын катыш…»;
- 2 урын — Шакирҗанова Айзилә Айдаровна «Кыш бабайга хат»;
- 3 урын — Гыйззәтуллин Илсин Илсурович «Тапталмас, югалмас безнең эз».
«Рус телендә пьеса» номинациясендә
- 1 урын — Палачёв Константин Сергеевич «Типичный случай»;
- 2 урын — Исмәгыйлева Мәдинә Рафаилевна «Как подсказывет сердце!».
«Татар телендә пьеса» номинациясендә
1 урын — Мансуров Алмаз Илдарович «Изгелек».
Махсус приз:
- Бәширова Нурия Илдусовна — «Кәрәзле-баллы тормыш»;
- Әхтәмҗанова Алинә Наилевна — «Казан кызы — Гөлия»;
- Гарипова Ләйсән Наилевна — «Тормыш дәвам итә»;
- Хәбибуллина Илвина Илнуровна — «Авылымда каз өмәсе».
Бәйгенең жюри әгъзаларына: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисты, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме педагогы Инсаф Абдуллин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, драматург Сөмбел Гаффарова керде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз