Галимә: Һади Такташның төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре фәнни өйрәнүне сорый

Ләмбрә, Рузаевка, Тарбей районнары мәктәп укучылары Такташка багышланган конференциядә аның рус, мокша, эрзя телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен яңгыраткан.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова Мордовия республикасы фән белгечләренә татар шагыйре Һади Такташ шигырьләренең рус, мокша, эрзя тәрҗемәләрен өйрәнеп, аларны фәнни әйләнешкә кертергә тәкъдим иткән.

«Мордовиядәге китапханәчеләр Һади Такташның мордва теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре белән таныштырды. Ләмбрә, Рузаевка, Тарбей районнары мәктәп укучылары татарның бөек шагыйренең шигырьләрен татар, рус, мокша, эрзя телләрендә яңгыратты», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Миләүшә Хәбетдинова.

Такташның шигырьләре Мордовиянең Александр Пушкин исемендәге Милли китапханәсе, Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышлап, «Бу дөньяга бик биектән карап торасым килә…» исемле төбәкара әдәби онлайн-конференция кысаларында укылган.

«Мордовиянең җәмәгать оешмалары вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Россия төбәкләренең эре китапханәләре, муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре, укытучылар, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары үзләренең чыгышларында Һади Такташ поэзиясенең үзенчәлекләрен, аның милли әдәбиятка керткән өлешен зурлап билгеләде», — диде галимә.

Миләүшә Хәбетдинова конференциядә «Җыен» фонды чыгарган «Шәхесләребез» сериясендәге «Һади Такташ» исемле фәнни-популяр җыентык (2020) белән дә таныштырган. Шагыйрьнең «Скрипка егълайдыр» исемле нәсере бүген дә Такташның иҗади манифесты булып яңгыравын әйткән.

«Һади Такташ» хатирәсендә язучы Нәкый Исәнбәт 1930 елларның трагик сәхифәсе белән уртаклаша. «Җидегән» эше аркасында төрмәгә эләгеп, иреккә чыккач, ул Һади Такташка юл тоткан. Соңгы күрешү була ул. Шул чорның фаҗигалы сулышын тоеп карау безгә хәзер ирек бирә. Шулай ук халык академигы архивында Низам Арслановның хаты табылган. Чыганак Һади Такташның мәдрәсә, Бохара чоры тормышын яктырта», — ди ул.