news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташның моңарчы беркайда басылмаган «Трактор» шигыре табылган

Биш строфалы, Октябрь инкыйлабына багышланган шигырь гарәп имлясында язылган, кулъязма вариантта Милли китапханәдә шагыйрь Хәсән Туфанның архивында табылган.

Һади Такташның моңарчы беркайда басылмаган «Трактор» шигыре табылган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли китапханәсендә татар шагыйре Һади Такташның «Трактор» дип исемләнгән, моңарчы бернинди җыентыкларда да чыкмаган шигыре табылган. 

«Безнең фондта Һади Такташның берничә шигыре бар. Алар Хәсән Туфанның архивында саклана. Хәсән Туфан белән Һади Такташ якын дуслар булган. Шул нөсхәләр арасында Һади Такташның „Трактор“ дигән шигыре килеп чыкты. Ул Октябрь инкыйлабының унөченче елына багышлап язылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин.

Бүлек мөдире әйтүенчә, кулъязмадагы язу стиле Хәсән Туфанныкы түгел. «Без бу шигырьне Һади Такташ үзе язган дип уйлыйбыз. Әлегә бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр үткәрәбез. Төгәл җавап әйтә алмыйбыз. Шигырьне кириллица графикасына күчерүгә әзерләнәбез. Ихтимал, басылып чыгар», — диде ул.

Айрат Заһидуллин шигырь язылган кәгазьдә Татарстан радиокомитетының мөһере торуын әйтте. Ә шагыйрь Хәсән Туфан 1930 елларда радиода эшләгән булган. «Безнең фаразлавыбызча, бу шигырь радиода яңгыраган булырга тиеш. Әмма бу шигырь беркайда да басылмаган дип уйлыйбыз, әйдәп баручы фәнни хезмәткәребез Ильяс Мөстәкыймов эзләнгәндә шигырьнең басма вариантын тапмавын әйтте», — диде мөдир.

Айрат Заһидуллин бу хакта Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан Саранскида узган онлайн төбәкара конференциядә дә телгә алган. Ул Милли китапханәдә сакланган материаллар турында да сөйләгән. Конференциядә «Җир уллары трагедиясе», «Давылдан соң», «Һади Такташ шигырьләре» җыентыгы, «Мәхәббәт тәүбәсе яки Зөбәйдәнең наборщикка булган гыйшкы», «Караборынның дусты» китаплары күрсәтелгән.

Милли китапханәдә Такташның 1923 — 1928 елларда чыккан алты китабы саклана. Алар шагыйрь үзе исән вакытта гарәп язуында басылган.

Һади Такташның басылып чыкмаган «Трактор» шигыренең беренче ике куплетын тәкъдим итәбез:

Трактор

Без — авылның эшчәннәре,

Партия артыннан барабыз.

Октябрьнең унөч елын

Җырлап каршы алабыз.

«Ух» киләләр, «уф» дияләр,

Кулак, мещан муллалар.

«Уф» дисә дә, «ух» дисә дә,

Чәнчелеп китсен алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100