news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнаш гаиләдә үскән яшьләр дә катнашкан

Белгеч иҗатчыларның тәрҗемәләрен башка мәдәният вәкилләренең теленә үтеп керә алырлык дәрәҗәдә дип бәяләде.

Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнаш гаиләдә үскән яшьләр дә катнашкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Шәрыкне өйрәнү Югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясендә катнаш гаиләдән балаларның катнашуын әйтте.

«Иң сөендергәне — катнаш гаиләдә үскән балалар булу. Алар хис-кичерешләрен үзләре аша үткәреп, укучыга җиткерә алган. Яшьләребез өчен зур горурлык уянды. Аларның тәрҗемәләре — башка мәдәният вәкилләренең теленә үтеп керә алырлык дәрәҗәдә тәрҗемә ителгән иде», — диде ул Татар китабы йортында узган премия тантанасында.

Белгеч фикеренчә, иҗат ителгән әсәрләрне башка мәдәният вәкилләренә ирештерә алырлык, җаннарын дулкынландыра алырлык итеп тәрҗемә итү — зур сәләт. «Төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрне укыганда миннән дә кызыклырак уйлап чыгарганнар, дигән фикерләр туды», — диде ул.

«Мәсәлән, Шәриф Камалның „Курай моңы“ әсәренең тәрҗемәсен тикшердек. Күбесе немец, француз, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә иткән. Еллар үтү белән бу премиянең үткәрелеп торуын телим. Бу бәйгедә катнашкан һәр кеше үзен җиңүче итеп хит итә ала», — диде Эльмира Хәбибуллина.



Галерея: Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләрен бүләкләү чарасыннан фоторепортаж

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100