news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Шәриф Камал әдәби бәйгесендә катнашучылар яңа әдәбият алып килә

Галимә сүзләренчә, яшь иҗатчылар үзләре яши торган шәһәр яки авыл тормышы хакында, аның проблемаларын чагылдырып яза.

Дания Заһидуллина: Шәриф Камал әдәби бәйгесендә катнашучылар яңа әдәбият алып килә
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Дания Заһидуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең эшләрен бәяләгән. Ул иҗатчыларның яңа әдәбият тәкъдим итүен әйтте.

«Соңгы елда Татарстанда татар теле, әдәбиятына игътибар гаять артты. Ул күңелебезне җылыта торган күренешкә әйләнде. Яшьләрнең бәйгеләрдә катнашуы шатландыра. Хәзерге яшьләр буыны безгә яңа әдәбият алып килә. Алар шәһәр, авыл тормышының проблемаларын яктырта», — диде галимә Татар китабы йортында.

Дания Заһидуллина әдәби премиянең осталык мәктәбе булуын билгеләп үтте. «Бу конкурста кешенең психологиясе, шуның аша тормышның фәлсәфәсен, кеше кичерә торган фаҗигәне, сызлануны бирә торган әсәрләр беренче планга чыккан», — диде ул.

Галимә әйтүенчә, психологизм белән сугарылган моң, сагыш белән сугарылган проза XX йөз башында татар әдәбиятын үзгәрткән фактор булган. «Шәриф Камал — татар әдәбиятын үзгәртүче, аны Европаның иң танылган язучылары дәрәҗәсендәге әсәрләр бирә алырлык итеп күрсәткән язучыларның берсе. Хәзерге яшьләрнең әсәрләрендә дә бу башлангыч бар», — диде ул.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100