news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауль Мирхәйдәров Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде

Рауль Мирхәйдәров - гомуми тиражы 10 миллион данәдән артык булган утыздан артык китап авторы.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы Рауль Мирхәйдәровка Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде. Галимне мактаулы исеме белән Татарстан Язучылар берлеге котлады.

Рауль Мирхәйдәров – язучы, гомуми тиражы 10 миллион данәдән артык булган утыздан артык китап авторы, СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе лауреаты (1989 ел), атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 ел), заманча рәсем сәнгатенең иң зур коллекционерларының берсе (2000 дән артык картина).


Рауль Мирхәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Казахстанның Актүбә районындагы мартук авылында Оренбург татарлары гаиләсендә, диелә Википедиядә.

Быел гыйнварда Язучы Рауль Мирхәйдәров Россия Фәннәр академиясе академигы итеп сайланды, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100